-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
31 Июля 2018, 18:36

Катлы алма пирогы

Бу пирог "терентьевка" яисә "антоновка" сортлы алмалардан аеруча тәмле килеп чыга.

Добавить в предпочтительные источники Google
Алманы тураганчы. башта камырын басабыз (алма караймасын өчен шулай эшлибез).

Ярты стакан сөткә 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 йомырка, чеметем тоз белән шикәр комы, ярты чәй калагы камыр йомшарткыч салабыз да, бик үк каты итми генә камыр басабыз. Аны полиэтилен капчыкка алып куябыз да, алма турарга керешәбез.

Анысын бетергәч, камырны 3 өлешкә бүләбез. Башта шуның берсен духовка табасына җәеп салабыз да өстенә алма тезеп чыгабыз. Аңа мул гына итеп шикәр комы һәм бераз гына манный сибәбез.

Шуннан өстенә икенче кисәк камырны җәеп ябабыз да, тагын туралган алма тезәбез. Беренче каттагы кебек үк, шикәр комы белән манный да сибәбез.

Аннары инде өченче кисәк камырны юка гына җәеп өстенә каплыйбыз. Соңыннан читләрен матур гына итеп чеметеп чыгабыз.

Арытаба пирогны 25-30 минутка духовкага озатабыз. 15 минут чамасы үтүгә, аш-су бүлмәсенә гади сүз белән язып аңлата алмаслык алма исе тарала башлый. Ы-м-м!

Пирогны духовкадан йөзе килә башлау белән үк алабыз. Алма пирогы белән тәмләп чәй эчәбез.