Хәтерләрен картлык көненә кадәр сакларга теләүчеләргә дә солы боткасы ашарга киңәш ителә. Солы боткасы – холестерин дәрәҗәсен җайлауның һәм кан тамырларында яссы төерләр барлыкка китермәүнең иң яхшы чарасы.
Солы боткасы туклыклы булуга карамастан (100 граммга 350 килокалорий), дөрес туклану белгечләре ябыгырга теләүчеләргә атнасына 1-2 көн солы боткасы ашарга киңәш итә. Андый көннәрдә 200 грамм солы ярмасын суда пешереп ашарга тәкъдим ителә. Аннары чәй яки гөлҗимеш төнәтмәсе эчәргә була.
Сөякләрне, тешләрне ныгыту һәм теш черүен, сөяк тукымасы калынаюын булдырмас өчен дә солы боткасы ашарга кирәк.
Әгәр кан басымыгыз югары булса яки йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмаска тырышсагыз, һәр көнне өчәр тапкыр яртышар стакан солы төнәтмәсе эчегез. Төнәтмә болай әзерләнә: бер стакан солы ярмасына бер литр су салып, суы яртылаш калганчы кайнатыгыз, сөзегез.
Ашказаны җәрәхәте көчәйгәндә, ашказаны, юан эчәк ялкынсынган, агулану очракларында солы боткасы һәм солы кесәле ярдәм итә. Солы кесәле эч кипкәндә һәм эч киткәндә эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Файдалы кесәл җиңел әзерләнә: ярмага 1:1 күләмендә кайнаган салкын су, бераз чүпрә яки бер кисәк арыш ипие салалар һәм 12 сәгать әчетәләр. Суынмасын өчен кесәл салынган кәстрүлне сөлге белән каплыйлар. Аннары сыеклыкны акрын гына агызып алып кайнатып чыгаралар һәм кесәл әзер була.
Тәнне чистарту һәм артык авырлыктан арыну өчен түбәндәге төнәтмәне әзерләргә була. Өч стакан солыга өч литр су салып, сүрән ут өстендә 20 минут кайнаталар, савытны сөлге белән төреп, бер тәүлек тоталар. Шуннан соң сөзәләр, 100 грамм бал салалар, савытның капкачын ябалар һәм кайнатып чыгаралар. Суынган төнәтмәгә лимон суы өстиләр һәм суыткычка куялар. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр берәр стакан эчәләр.