+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 Май 2019, 09:49

Бармакларга массаж кирәк

Бармакларда актив нокталар бик күп. Аларның һәркайсы аерым орган белән бәйләнгән. Әлеге нокталарга массаж ясап, авыртуны басарга мөмкин.

Бармакларда актив нокталар бик күп. Аларның һәркайсы аерым орган белән бәйләнгән. Әлеге нокталарга массаж ясап, авыртуны басарга мөмкин.
* Ашкайнату белән тайпылышлар бул­ганда, имән бармакны уалар. Теш авыртканда, бу бармакның тырнак астындагы ноктаны массажлыйлар.

* Урта бармакка массаж ясау кан тамырлары системасы эшчәнлеген җайга сала. Болай эшләү кан басымы уйнамасын өчен дә кирәк.

* Үпкәдә тайпылышлар башланганда, баш бармакны уалар. Баш бармак тыр­нагының айга охшаган ак өлешенә басу ютәлне дәвалый.

* Стресс кичергәндә, нервланганда атсыз бармакка массаж ясыйлар.

* Чәнти бармак йөрәк һәм нечкә эчәк белән бәйләнгән. Бу бармакка массаж ясап, эч катудан арынырга, йөрәк эшчәнлеген җайга салырга мөмкин.


Читайте нас: