+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 Май 2019, 14:55

Сирень буын сызлавын баса!

Аңардан әзерләнгән төнәтмәнең рецепты белән бүлешәбез.

Сирень куаклары чәчәккә төренде. Димәк, аңардан бик шәп төнәтмә ясар вакыт җитте. Ул буыннары сызлаудан җәфаланучылар өчен яхшы һәм сыналган дәва булачак.
Төнәтмә болай әзерләнә: 0,7 литрлы банкага сирень чәчәкләрен тыгызлап тутырыгыз һәм өстенә савыт тулганчы аракы коегыз. Аннары, капкачын ябып, караңгы урынга 20-30 көнгә алып куегыз. Бер айдан соң сыекчаны сөзеп алырга кирәк.
Сирень төнәтмәсе белән төнгелеккә сызлаган аякларыгызны уыгыз. Файдасын үзегез дә тоярсыз.
Искәрмә: төнәтмәне эчәргә ярамый! Аны бигрәк тә балалар кулы җитмәслек урынга алып куегыз. Сәламәт булыгыз!
Читайте нас: