Күрәгәнең йөрәк өчен файдалы икәнен күпләребез белә. Ул организмга тагын ничек тәэсир итә соң? Аны күпме күләмдә кулланырга ярый? Түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез.
Составындагы каротин (А провитамины) күз күремен яхшырта. Тик провитамин яхшы үзләштерелсен өчен күрәгәне йогырт яисә каймак белән ашарга кирәк. Калкансыман биздә тайпылышлар булганда да күрәгәдәге каротин үзләштерелми.
Ашыйсы килгәндә ризыкка ябырылганчы авызга күрәгә кабып, аны суырып йөрсәң һәм аннары озак итеп чәйнәсәң, ул ашыйсы килү теләген баса. Организмга калория дә бик аз күләмдә керә.
Күрәгә кандагы тимер күләмен арттыра, димәк, гемоглобинны яхшырта. Шуңа да анемия вакытында, йөклелек чорында күрәгә ашарга киңәш итәләр.
Белеп торыгыз: тигез күләмдә алынган күрәгә, әстерхан чикләвеге, йөзем (барысын да иттарткычтан чыгарырга кирәк) һәм балдан ясалган катнашма кандагы тимер күләмен генә арттырып калмый, организмны витаминнар, минералларга да баета, кандагы начар холестеринны да чыгара.
Кипкән абрикос эчне йомшартырга сәләтле һәм шуның бәрабәренә эчәклекне чистарта, аның дулкынсыман кыскаруын яхшырта.
Бәвелне кудыра торган препаратлар эчкән кешеләргә дә күрәгә ашарга кирәк. Ул организмны калийга баета.
Күрәгә йөрәккә шифалы, чөнки калий, магний, тимер кебек элементларга бай. Алар исә йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген, кан басымын көйли. Инфаркт кичергән кешеләргә исә күрәгәне караҗимеш белән бергә ашау хәерле.
Күрәгә ничек кенә файдалы булса да, аны чамадан артык кулланырга ярамый. Күп ашаганда эчәк эшчәнлеге бозылырга, эчкә газ җыелырга мөмкин. Организмга артык шикәр керү дә зыянлы. Аны көнгә 3-5 данә ашау да җитә.