Нәкъ менә шулар корткычларга каршы да көрәшә. Бигрәк тә натрий лаурилсульфаты. Бакчада куллану өчен теш пастасының иң арзанлысы да ярый. Кәбестәнең күбәләк корты, борча коңгызы, үсемлек бетләренә каршы 50-70 грамм теш пастасын 10 литр суга салып болгатыгыз һәм 2-3 сәгать тотканнан соң, яхшылап болгатып, кәбестә ябалакчыгы (совка капустная), ак күбәләккә (белянка) каршы сиптерегез.
Теш порошогы, төелгән кызыл борыч һәм тәмәке чүбен бертигез күләмдә кушып, кәбестә түтәлләренә сибеп чыгыгыз. Әлеге катнашманың тәэсире бер атнага җитәчәк.