+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
26 июль 2019, 03:47

Машина сайлыйбыз

Яңа машина алыргамы, әллә йөрелгәненә генә тукталыргамы?

Яңа машина алыргамы, әллә йөрелгәненә генә тукталыргамы?
Беренче машина тотылган булса да ярый диючеләр очрый. Әмма халык әйтемен онытмагыз: искегә тисәң, исең китәр! Кулланылган машинаның әле бер җире, әле икенчесе ватыла торган була.

Сез сайлаган машинаның кибеттә ПТСы булырга тиеш. Бу – бик мөһим, чөнки күп кибетләрдә сатуда торган машиналарның документлары үзендә булмый. Рәсми дилерга заводтан машина килә, ә ПТС килми. Ул машина өчен кибет акча түләгәч кенә паспортны җибәрәләр.

Машина заводтан кайтканда бәре­лергә-сугылырга да мөмкин. Яңа машина алганда буявының калынлыгын махсус җайланма белән тикшерергә кирәк.

Автомобильнең күпме вакыт урамда торганлыгын белү өчен моторның астына һәм тәгәрмәч дискларына иелеп карагыз.
Читайте нас