Моның өчен 350 грамм дөге ярмасы, нори (суүсемнәр), еланбалык, креветка, “Сливочный” сыр, еланбалык өчен соус, кыяр яисә авокадо, көнҗет, 80-100 миллилитр дөге серкәсе, 360 миллилитр су, бамбук чыпта һәм азык пленкасы кирәк.
Дөгене су үтәкүренмәле булганчы юарга һәм ярты-бер сәгать дәвамында киптерергә. Соңыннан суга салып, 30 минут пешерәбез. Аннары кәстрүлне уттан алып, капкачын ачмыйча плитәдә 15 минут тотарга. Дөгене агач, пыяла яисә пластмасса савытка салырга һәм суши өчен дөге серкәсе өстәргә (бер стакан пешкән дөгегә 1 чәй калагы исәбеннән).
Агач калак белән, кискәндәге кебек хәрәкәтләр ясап, дөгене болгатырга. Бу дөге бөртекләре бер-берсеннән аерылсын өчен эшләнә. Дөгенең өстен каплап куярга. Исегездә тотыгыз: суши ясаганда дөге кайнар да, салкын да түгел, ә җылы булырга тиеш. Әзер дөгене шул ук көндә файдаланырга кирәк. Суыткычта ул ката һәм аннан ясалган суши коры, тәмсез булачак.
Азык пленкасына төрелгән бамбук чыптаны алдан әзерлибез. Норига дөгене тигезләп җәябез. Бер башыннан кысып әйләндерү өчен җайлап калдырабыз. “Сливочный” сыр, тәменә карап кыяр (авокадо), краб таякчыклары (пешкән креветкалар) җәябез. Эчлекне тигез итеп сыларга кирәк. Аннан соң ипләп кенә кысып, шакмаклыйбыз. Өстенә, юка гына итеп кыеклап кисеп еланбалыкны тезәбез. Тагын бер тапкыр кысабыз һәм ролл әзер.