+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
16 август 2019, 04:25

Бала сәләтле булып үссен!

Күренекле педагог Дэвид-Льюннан ки­ңәш­ләр:

Күренекле педагог Дэвид-Льюннан ки­ңәш­ләр:


* Баланың һәр соравына туры һәм түземлек белән җавап бирегез;

* Балага үз эшләрен күрсәтә алырлык стенд ясагыз;

* Бала бүлмәсендәге һәм өстәлендәге тәртип­сез­лек өчен тавыш күтәрмәгез. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырыгыз;

* Балагызны уңышлары өчен генә түгел, бала булганы өчен дә яратуыгызны аңардан яшермәгез;

* Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөкләгез;

* Балага үз планнарын төзүдә һәм аларны тормышка ашыру өчен карар кабул итүдә һәрвакыт ярдәм итегез;

* Баланы һәрвакыт кызыклы сәяхәтләргә, истәлекле урыннарга алып барыгыз;

* Балага, җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмәгез;

* Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алыгыз;

* Баланы фикерләргә, уйларга өйрәтегез, аңа кызыклы китаплар укыгыз;

* Балада һәрнәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышыгыз, төрле вакыйгалар-хәлләр уйлап чыгаруына, хыялына каршы килмәгез;

* Һәркөнне бала белән икәүдән-икәү калып сөйләшергә вакыт табыгыз;

* Гаилә эшләрендә, яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш;

* Бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмәгез, аны үртәмәгез;

* Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмагыз;

* Баланы өлкәннәр белән үзен олыларча тотарга өйрәтегез;

* Ялганга, тупаслыкка юл куймагыз.
Читайте нас