Моннан соң күкрәк бәләкәйлегенә зарланмассыз.
Чит ил галимнәре лаванда маен куллану кыз балаларның күкрәкләренең аномаль зур булып үсеп китүенә сәбәп булуын ачыклаган.
Моңа кадәр белгечләр малайларның күкрәк бизләре аномаль үсеп китү аларның организмына лаванда яки чәй агачы мае тәэсир итүдән булуын белеп алган.
Эфир майларының кайбер компонентлары эстроген - хатын-кызлар гормоны имитацияли һәм ирләр гормоны - тестостеронны блокировкалый икән.
Әйләнә-тирә гигиенасы милли институты фәнни хезмәткәре Тайлер Рэмси сүзләренчә, лаванда маенда (соңрак ачыкланганча, чәй агачы маенда да) эндокрин системасына җимергеч йогынты ясый торган химик матдәләр бар, дип яза "Интертат".
"Эфир майлары кызларда һәм малайларда күкрәк бизләренең вакытыннан алдан үсүен китереп чыгара торган потенциалга ия булуы ихтимал. Шуңа күрә аларның балаларга тәэсир итүен булдырмаска кирәк", - дип сөйләгән белгеч.