+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
19 август 2019, 08:47

Бик җиңел ысул белән тәмле солянка эшлик, дуслар!

Быел, Ходайның рәхмәте, яшелчәләр котырып үсте. Бакчагыздагы муллыктан кышкылыкка бик тәмле солянка эшләп куярга ашыгыгыз, дуслар. Бу рецепт сыналган, үзем берничә ел инде солянканы шушы рәвешле хәзерлим.

Шулай итеп, языгыз: 500 гр кәбестә, 300 гр кишер, 200 гр кыяр, 200 гр суган, 1 татлы борыч, 700 мл томат суты (аны томат пастасыннан гына әзерлисең), яки 1 кг помидор, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы 70 % уксус, ярты стакан көнбагыш мае, 10 бөртек кара борыч алына.
Кишерне кыргыч аша үткәреп, суганны шакмаклап турап, калын төпле кәстрүлдә яисә казанда көнбагыш мае белән 10 минутлап кыздырабыз. Аннары алар янына озынчалап туралган кәбестәне озатабыз.
Тагын да ун минутлап пешергәч, туралган кыярны, борычны салабыз. Әлеге массага шикәр комы, тоз, кара борыч бөртекләре, томат сутын өстибез һәм 45 минут сүрән утта пешерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырыр алдыннан әзер массага бер аш кашыгы 70 % уксус салып бутау кирәк.
Читайте нас