Уңыш арттыруның кечкенә сере бар.
Кура җиләге үсмәгән бакча юктыр, мөгаен. Тик кемнеңдер бакчасында ул елның-елында мул уңыш бирә, ә кемдәдер ул җимешкә бик саран була. Киләсе елга мул уңыш алуның сере бар икән. Нәкъ менә август уртасында кура җиләген дөрес итеп кисәргә генә кирәк.
Беренчедән, быел җиләк биргән барлык коры сабаклар да төптән үк киселә. Быел үскән артык яшь үсентеләрне дә кисеп ташларга кирәк. Бу куаклар артык куе булып үсмәсен өчен эшләнә.
Кура җиләгенең уңышын арттыруның тагын бер сере бар: киләсе елда җиләк бирәсе үсентеләрнең очларын кисеп чыгарга кирәк. Кискәннән соң, аңа яңа сабаклар чыга, алар киләсе елга мул уңыш бирәчәк, җиләкләре дә эре һәм баллы булачак.
Бу эшләрне башкарганнан соң ашлама кертергә дә онытмагыз!