Безнең халык җитез, уңган инде ул. Әнә бит, чери, дип, бәрәңгене дә ала башлаганнар. Бу дөресме, ашыкмыйлармы?
Быел иртә өлгерүче бәрәңгеләргә үсү өчен шартлар булмады, салкын һәм коры булды. Ә менә июльдә һәм августта яуган яңгырлар соң өлгерешле сортлар өчен бик кулай иде.
Көннәр бик җилле дә булганга, дымны җил киптереп торды дияргә була. Ә уйсу урыннар өчен яңгырлар, чынлап та, артыкка китте шул. Әмма, фитофтора таралды, дип зарланучылар әлегә юк дәрәҗәсендә, - ди белгечләр.
Алар, бәрәңге сабагы яшел булса, өстәвенә, туфрак та дымлы торса, казып алырга иртәрәк әле, дип, сабыр итәргә куша. Сабагы саргая башлагач кына алу дөрес була.
Сабакны чапканнан соң, җиде-ун көн казымый торырга кирәк икән. Бу вакыт эчендә бәрәңге ныгый гына. Фитофтора билгеләре шулай да күренсә, сабагын чабып алыгыз. Югыйсә, авыру бүлбеләргә төшә.
Бу хакта "Шәһри Казан" язган.