Һиндстан табиблары, газлы су яман шеш авыруын китереп чыгара, дигән нәтиҗәгә килгән. Алар газлы эчемлек күпләп сатылган илләрдә үңәч яман шешеннән интегүчеләрнең артуына игътибар иткән.
Газлы су ашказаны суты әчелеген арттыра. Шул сәбәпле яман шеш килеп чыга, дип белдерә галимнәр. Шул ук вакытта, атнага 0,33 литр газлы су эчү зарарлы түгел. Әмма озак вакытлар дәвамында атнасына 2 банка газлы эчемлек эчсәң, сәламәтлеккә зыян килүе ихтимал.