+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
23 август 2019, 03:53

Кибеттән чир алып кайтма

Ипи алырга чыккан җирдән чир ияртеп кайтмас өчен ни эшләргә? Табиб-иммунологлар кибет, сәүдә үзәге кебек кеше күпләп “кайнаган” урыннарга чыгар алдыннан кайбер кагыйдәләрне хәтердә яңартырга чакыра.

Ипи алырга чыккан җирдән чир ияртеп кайтмас өчен ни эшләргә? Табиб-иммунологлар кибет, сәүдә үзәге кебек кеше күпләп “кайнаган” урыннарга чыгар алдыннан кайбер кагыйдәләрне хәтердә яңартырга чакыра.
1. Кибетләрдә инфекция тулып ята. Шуңа күрә ипи алырга чыккан җирдән грипп, туберкулез, “чәчәк авыруы”, дифтерия кебек көтелмәгән “бүләк” ияртеп кайтуыңны көт тә тор. Һава аша күчүче әлеге вируслар бина диварларында шактый озак яшәргә сәләтле.

Билгеле булуынча, тире авырулары да тиз йога. Мисал өчен, кассир яисә сатучы корчаңгыдан интексә, бу чирне башка кешегә йоктыру өчен аңа товарның кабына кагылу да җитә. Иммунитеты түбән сатып алучы исә бу чирне тиз арада эләктереп алачак.

2. Кием-салым кибетенә баручылар исә бет, гөмбәчек кебек инфекция белән көтел­мәгән очрашуга әзер булсын. Киштәдәге киемнәрне кемнәр генә киеп карамый бит!

3. Кибеттән кайткан азык-төлекне җентекләп юу сорала. Киштәгә эләккәнче алар шактый урау юллар уза. Яшерен-батырын түгел, күп кенә кибет складларында чисталыкның әсәре дә булмый. Мәче, тычканнар белән бер бинада сакланганнары да шактый. Пычрак яшелчә – халыкта “сары авыруы” дип йөртелүче А гепатиты чыганагы.

Шуңа да кибеткә барганда хәвефсезлек һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә.
Читайте нас