+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
30 август 2019, 04:24

Дарусыз тереләбез

Бөерләрне ныгытучы бәлзәм әзерләү өчен, киптереп вакланган 100 грамм кыр наратбашын 1 литр суга салып, өстен ябып, сүрән утта яртылаш кимегәнче кайнаталар. Сөзеп, 250 грамм бал кушалар, су мунчасында ярты сәгать пешерәләр, күбеген алып торалар. Суыткычта саклыйлар. Көненә 3-5 тапкыр берәр аш кашыгы кабалар. Бу бәлзәм бөерләр өчен генә түгел, йөрәк өчен дә бик файдалы.

Кан тамырларын чистарту өчен мондый катнашма әзерлиләр: тигез микъдарда йөзем, күрәгә, әстерхан чикләвеге, лимон һәм балны кушалар, 2 тапкыр иттарткычтан чыгаралар, суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, берәр аш кашыгы кабалар.

Тромбофелиттан дәва: 3 литр эремчек суында 1 стакан шикәрне эретәләр һәм марля капчыкка ярты стакан тырнак гөл чәчәге тутырып, шунда салалар. Җылы урында әчетәләр. Көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Башта авырту басыла, аннан соң шеш тә бетә.
Читайте нас