+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 сентябрь 2019, 08:47

Банка стерильләштерәбез

Банкаларны парда, газ мичендә стериль­ләштереп була. Моның тагын да уңайлы ысулы бар әле — микродулкынлы мичтә! Хуҗа­бикәләрнең алтынга тиң вакытын саклап калырга ярдәм итә бу могҗиза-мич.

Банкаларны парда, газ мичендә стериль­ләштереп була. Моның тагын да уңайлы ысулы бар әле — микродулкынлы мичтә! Хуҗа­бикәләрнең алтынга тиң вакытын саклап калырга ярдәм итә бу могҗиза-мич.


Түбәндәге инструкция буенча эш итсәгез, эш тә тиз барыр, кайнатмаларыгыз да яхшы сакланыр.

1. Яхшылап юылган банкаларга 1 сантиметр чамасы су салыгыз һәм мичкә куегыз.

2. Мичне 700-800 Вт режимына куегыз.

3. Таймерны 3-5 минутка куеп, эшләтеп җибәрегез.

Мондый ысул 500-1000 миллилитр сыйдырышлы банкалар өчен уңайлы. Ләкин анда 2-3 литрлы банкаларны да стерильләштереп була. Банкага бераз су салыгыз да мичкә яткырып куегыз.

Тозлау-маринадлау эшләрегез уң барсын, хуҗабикәләр!
Читайте нас: