+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 сентябрь 2019, 08:49

Машинаңны “стоянка”да калдырсаң...

Килешү төзегәндә игътибарлы булыгыз.

* Килешү төзегәндә игътибарлы булыгыз.

* Килешүне, чекны (квитанцияне) алырга һәм сакларга онытмагыз. Анда вакыт, дата, автомобильнең маркасы дөрес күрсәтелгән булырга тиеш.

Әгәр дә машинагыз белән нинди дә булса күңелсез хәл килеп чыккан икән (тырналган, магнитолагызны яисә автомобильнең үзен урлаганнар), эш итү алгоритмы түбәндәгечә:

* Килгән зыянны бәяләү мөһим. Моның өчен эксперт оешмасына мөрәҗәгать итегез;

* Зыянны күрсәтеп, үз таләпләрегезне һәм дәгъваларыгызны белдереп, шикаять төзегез һәм аның белән автостоянканы эксплуатацияләүче оешманың җитәкчесенә керегез;

* Әгәр дә сезнең таләпләр игътибарсыз калса яки аларны канәгатьләндерүдән баш тартсалар, бер генә юл кала – суд;

* Дәгъвада килеп чыккан хәл һәм үзегезнең таләпләр турында тәфсилләп языгыз. Монда сезнең хокукны яклаучы закон нормаларына таянуыгыз бик мөһим.


Читайте нас: