"Мәхәббәт һәм дәрт" дигән китапны язучы Тереза Л. Креншоу, мәхәббәт дигән гормон гаилә бәхете тудыру өчен файдалы, дип исәпли.
Ачыграк итеп әйтсәк, ул бер-береңә тартылу, якынлык хисе тудыра, ди.
Ягъни ир белән хатын бер-берсен күбрәк кочаклаган саен каннарына мәхәббәт гормоны күбрәк килә, бер-берсенә гашыйк кешеләр, үзләре дә сизмәстән, бер-берсенә тартылырга гына торалар.
Шулай булгач, ир белән хатын телевизор караганда икесе диванның ике башында "кунаклаганчы", бер-берсенә сыенып утырсалар, файдалырак, дип санала.
Шулай ук киң ятак алмаска, ә тар ятакта кочаклашып ятарга киңәш итә Креншоу.