Республика урманнарга бик бай. Урындагы халык та җәй һәм көз, еш кына урманга барып, җиләк-җимеш, гөмбә җыярга гадәтләнгән. Шул ук вакытта, урманда адашу очраклары да еш күзәтелә. Мондый бәхетсезлеккә тарыганда белгечләр түбәндәге киңәшләрне истә тотарга куша.
* Тавыш киләме дип тыңлагыз. Теләсә нинди кайтаваз кешеләр янына чыгарга ярдәм итәчәк. Иң яхшы ишетелү вакыты – төнлә, томан төшкәч. Мәсәлән, шул чакта узып барган поезд тавышын 10 чакрым арадан тоемлап була.
* Әгәр юнәлешне чамалый алмасагыз, ләкин эзләп чыгачакларын төгәл белсәгез, шул урында гына калыгыз.
* Үзегез белән кесә телефоныгыз булса, туганнарыгызга һәм 112 номеры буенча шалтыратып, адашуыгыз хакында хәбәр итегез. Телефоныгызны җылыда тотарга һәм шалтыратулар санын азайтырга тырышыгыз.
* Урманда иң яхшы юнәлеш – елгалар һәм инешләр. Аларның күбесе тагын да зуррак сулыкларга коя, шуңа да яр буенда кешеләрне очрату өмете күпкә зуррак. Юл яисә электр тапшыргыч линияләр янына барып чыксагыз, шул тирәдән атлагыз.
* Урманда төн кунарга туры килсә, урынны караңгы төшкәнче үк сайлап куегыз. Иң яхшысы – биегрәк, коры җир булсын. Үзегезне саклагыз!