+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
27 сентябрь 2019, 03:35

Алмагачны тәрбияләү

Алмаларын җыеп кына эш бетми: агачын бөтен шартына туры китереп карыйсы да бар. Көзен аны дөрес тәрбияләү әйбәт кенә кышлауга һәм киләсе елда мул уңыш бирүгә ярдәм итә.

Алмаларын җыеп кына эш бетми: агачын бөтен шартына туры китереп карыйсы да бар. Көзен аны дөрес тәрбияләү әйбәт кенә кышлауга һәм киләсе елда мул уңыш бирүгә ярдәм итә.
* Иң элек агачны яхшылап сугару шарт. Бу тамырларының җәелебрәк үсүе һәм туклыклы матдәләр туплавы өчен кирәк. Ки­мендә бер метр тирәнлеккә үткәреп су сибү кыш көне аңа сусамаска ярдәм итә. Су күләме алмагачның яшенә бәйле: яшь агачка – 50 литр, картына исә 100-150 литр кирәк.

* Алмагач төбе калийлы ашлама һәм суперфосфат кертүгә мохтаҗ. Гадәттә, су сип­кәндә ашлыйлар (10 литр суга 50 грамм калий һәм 100 грамм фосфат исәбеннән).

* Иске кайрыларын (эченә корткычлар яшеренеп калмасын өчен), кәүсә өслегеннән мүк-фәләнне җыеп алырга. Гөмбәчекләрдән котылу өчен бордос сыекчасын (3 процентлы) кулланырга була.

* Кәүсәсенең түбәнге өлешен агартырга. Монысы соңрак – ноябрь ахырында башкарыла (10 литр суга 2,5 килограмм известь, ярты килограмм бакыр купоросы, 200 грамм агач келәе салып).

* Мүлчәләргә. Яфраклары коелып бет­кәннән соң аларны җыеп алырга һәм алмагач төбен йомшартырга. Шуннан мүлчәләргә – төбенә компост, черемә яки торф сибәргә.
Читайте нас