+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 сентябрь 2019, 17:17

Гөбәдия пешерәбез

Гөбәдия яратмаган татар бармы икән? Бу милли ризык мәҗлесләрдә табынның иң почетлы кунагы булып утыра, шикелле. Әйдәгез, әзерләп карыйк!

Гөбәдия яратмаган татар бармы икән? Бу милли ризык мәҗлесләрдә табынның иң почетлы кунагы булып утыра, шикелле. Әйдәгез, әзерләп карыйк!
Камыр ясау өчен
- 1 кап йомшартылган яки эретелгән маргарин,
- 250 грамм кибет каймагы,
- 8 грамм "Люкс" чүпрәсе,
- 3 йомырка,
- 1 бал калагы тоз,
- 4-5 аш кашыгы шикәр комы,
- 2 аш кашыгы үсемлек мае алыгыз.
1,5-2 сәгать камырны җылы урында тотарга кирәк. Эчлек өчен: 300 грамм корот (кемдер аны кызыл эремчек, ди), 1 стакан бүрттерелгән дөге, 3 йомырка, 1 стакан йөзем җимеше, шикәр комы (күбрәк салынса, тәмлерәк) кирәк.
Беренче катка корот салырга, өстенә шикәр комы сибәргә, аннары бүрттерелгән дөге, йомырка, җимеш салырга һәм өстенә шикәр комы сибәргә, бер кап ак май эретеп салырга.
Гөбәдиянең өстен майларга. Он белән шикәр комын үсемлек мае белән болгатырга (ул таралып торырга тиеш) һәм өстенә сибәргә, йөзе килгәнче мичтә пешерергә. Шулай иткәндә, гөбәдия авызда эреп китәргә тиеш!
Читайте нас: