Кыш көне водительләр автомобиль двигательләрен бик тиз суынып өлгермәсен өчен гади одеял, киез тукымалар белән җылытырга тырыша. Әмма янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча мондый ысулны кулланырга һич ярамый! Двигательне җылытырга дип ябылган тукымалар, янып китәргә мөмкин.
Тагын да куркынычрагы – киезгә бензин парлары сеңү аркасында автомобиль бөтенләй шартларга да мөмкин! Шуңа күрә моторны түгел, ә машина капотының эчке ягын, җылылык саклаучы махсус япмалар белән бөркәргә киңәш ителә. Иң мөһиме – япма югары температурага чыдам, янмый торган булырга тиеш. Мондый максатта сыйфатлы автоодеяллар файдалану хәерле.