+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
17 октябрь 2019, 11:01

Йолдызлар ничек ябыга?

Өч "йолдыз"ның иң сәер диеталары турында билгеле булды.

Өч "йолдыз"ның иң сәер диеталары турында билгеле булды.
Күптән түгел бишенче мәртәбә әни булган 45 яшьлек актриса Мария Порошина бик тиз ябыккан.
Ул үзе уйлап чыгарган туклану программасын тота икән. Бу программа төрле көннәрдә бер төрле генә ризык ашауга нигезләнгән. Бер көнне актриса йомырка агы ашый, икенче көнне - бәрәңге яисә дөге, өченче көнне катлаулы углеводлар, дүртенче көнне - җиләк-җимеш. Диетаны Мария 3 ай тоткан.
Моннан тыш, Порошина күп су эчә. Ит, майлы ризык ашамый диярлек.
Телевидение алып баручысы Елена Малышева ябыгыр өчен ач тора. "Су һәм чәй. Канда шикәр күләме төшмәсен өчен көн дәвамында бер алма ашыйм. Алма ашыйсыгыз килмәсә, өч чәй калагы шикәр комы ашарга була. Әмма мондый диета тотар алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк", - дип кисәтә Малышева.
Җырчы Кристина Агилераның бик таза чагын да, ябык чагын да күргән бар. Соңгы арада җырчы бары табигый ризык ашый. Фаст-фуд һәм баллы ризыклар аның диетасына керми
Читайте нас