Гөмбә җыю сезоны әле дәвам итә. Аны танып-белеп җыючыларның да агулану очраклары турында ишетелеп тора. Гөмбәдән ничек агуланмаска?
* Әгәр гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, иң яхшысы — бу эшкә тотынмаска. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, черекләрен алып, эшкәртергә кирәк.
* Кулдан сатып алмаска, чөнки кешеләрнең гөмбәне кайдан җыйганын белеп булмый.
* Киптерелгән, тозланган, маринадланган һәм консервланган гөмбәләрне дә кулдан сатып алу киңәш ителми. Чөнки бер агулы гөмбә бөтен банканы зарарларга мөмкин.
Агулансаң, нәрсә эшләргә?
* Кичекмәстән, ашыгыч ярдәм чакыртырга.
*Табиблар килгәнче, активлашкан күмер кабырга, ашказанын юдыртырга, күбрәк сыеклык эчәргә.