+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
21 октябрь 2019, 05:30

Нинди ризыкларны кулланырга бөтенләй киңәш ителми

Испания диетологлары хәтта аз гына күләмдә дә ашарга ярамаган ризыкларны атады.

Испания диетологлары хәтта аз гына күләмдә дә ашарга ярамаган ризыкларны атады.
Аерым алганда, чистартылган оннан әзерләнгән ризыкларны куллану зыян салырга мөмкин. Бу ризык кандагы глюкоза күләменең кинәт күтәрелүенә һәм төшүенә китерә. Бу исә диабет барлыкка китерә, дип сөйләгән Кастельона Пилар, Эскердагы “Гасма” мәктәбе профессоры.
Икенче белгеч Мария Мерино сүзләренчә, “бөртекле культураларны эшкәрткәндә клетчатка һәм башка туклыклы матдәләр чүпкә китә”.
Табиблар колбасаларны да кулланмаска куша. Чөнки аларда бик күп күләмдә крахмал һәм башка кушылмалар бар. Майсыз сөт ризыкларыннан да баш тартырга кушалар. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аларда шикәр бар һәм гадәти сөт ризыкларына караганда туклыклы түгел.
Моннан тыш, диетологлар ярымфабрикатлар, снеклар, камыр ризыклары, алкоголь һәм эшкәртелгән ит тә ашамаска киңәш итә.
Читайте нас