+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
24 октябрь 2019, 08:10

Сыерның яшен ничек белергә?

Сыерга ничә яшь булуын ничек белеп була?

Сыерга ничә яшь булуын ничек белеп була?
Сыерның ничә яшьтә икәнлеген мөгезенә карап беләләр. 18 айга кадәр яшен санау өчен мөгез озынлыгын үлчиләр. Бозауның мөгезе гомеренең беренче ай азагында төртеп чыга һәм ай саен 1 сантиметрга үсә бара. Мөгезне үлчиләр һәм нәтиҗәгә 1не кушалар. Мәсәлән, 5 сантиметр мөгезе булган бозау алты айлык дип исәпләнә.
Сыерның яшен мөгезендәге боҗралар күрсәтә. Ул агач кәүсәсендәге боҗраларны хәтерләтә, тик тышкы якка гына чыга. Монда бар да гади: боҗра ничәү булса, сыер шулкадәр бозаулаган. Хәзер нәтиҗәгә 2не кушарга кирәк (бу бозаулаганчы узган вакыт).
Кысыр калган еллар да мөгездә чагылыш таба — боҗралар арасында киңрәк ара ясала, дип яза игелек.ру сайты.
Читайте нас