+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 октябрь 2019, 19:31

Чәй янына солы торты

Ял көннәрендә уңган хуҗабикәләр төрле камыр ашлары пешерергә ярата. Без тәкъдим итәсе тортның рецептын да язып куярга онытмагыз.

Ял көннәрендә уңган хуҗабикәләр төрле камыр ашлары пешерергә ярата. Без тәкъдим итәсе тортның рецептын да язып куярга онытмагыз.
Чәй эчәргә солы оныннан бик тәмле торт пешерергә мөмкин. Ике йомырканы яхшылап туглаганнан соң, 200 грамм йомшартылган акмай һәм бер стакан шикәр комы кушабыз. Килеп чыккан массага кирәгенчә солы оны өстәп, болгатабыз. Бераз гына тоз, ванилин яки вакланган лимон кабыгы сибеп, сыек камырны майланган фольгага салабыз. Тортны 200 градуска кадәр җылытылган мичтә пешереп алабыз. Коржны икегә бүлгәннән соң, арасына кайнатма яки куертылган сөт сөртеп, бераз салкынга куеп торабыз. Тәмле дә, файдалы да торт менә шундый була. Әгәр сез солы белән дус түгел икән, аны арпа оны белән алыштырырга мөмкин.
Читайте нас: