Берәүләр аны яхшы ашлама була дип уйласа, икенчеләр алардан котылу җаен карый. Соңгылары дөрес эшли: коелган черек алманы бакчадан чыгарып ук ташлыйлар. Чөнки алар авыру гына таратып ята. Шуның өстенә баллы исе төрле бөҗәкләр, кимерүчеләрне үзенә җәлеп итә. Алары өйгә үк үтеп керергә мөмкин. Коелган алмаларны бакчадагы бер буш урында траншея казып, шунда да күмәргә була. Соңыннан өстенә туфрак сибегез.