+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
29 октябрь 2019, 08:02

Бәрәңге белән... матурланыгыз!

Бәрәңгенең яңа, тәмле чагы. Ә беләсезме, яңа бәрәңге матурлану чарасы булып та хезмәт итә ала!

Бәрәңгенең яңа, тәмле чагы. Ә беләсезме, яңа бәрәңге матурлану чарасы булып та хезмәт итә ала!
Бу яшелчәдән битлекләр дә эшләргә мөмкин.
Коры тире өчен:
Бәрәңге измәсенә өч кашык кефир һәм бер чәй калагы зәйтүн мае кушып бутарга. Яисә измәгә өч кашык сөт һәм бер чәй калагы глицерин һәм алоэ суты кушарга.
Ялкынсынуларны бетерә:
Бәрәңге измәсенә бер чәй калагы бал, бер чәй калагы алма серкәсе, өч кашык минераль су кушарга кирәк.
Битнең төсен яхшырта:
Бәрәңге измәсенә өч аш кашыгы яшел чәй, бер чәй калагы лимон суты кушып болгатыгыз. Яисә измәгә кыргычтан уылган алма кушыгыз.
Җыерчыкларны бетерә:
Измәгә бер йомырка сарысы, берәр аш кашыгы каймак һәм сөт кушарга кирәк.
Чистарта:
Өч кашык кайнаган суда ике таблетка аспирин һәм бер таблетка аскорбин кислотасы эретегез һәм бәрәңге измәсенә кушыгыз. Измәгә ярты әфлисун суты һәм 2-3 тамчы нашатырь спирты өстәсәң дә була.
Бәрәңге битлекләре куе була, аны биткә сөртү уңайлы. Битлек өстенә юеш салфетка куеп, 20 минут тотарга кирәк. Башта - җылы, соңыннан салкын су белән юып алырга.
Читайте нас