+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
1 ноябрь 2019, 03:24

Машинаңа боз төшсә...

Түбәдән төшкән кар яисә боз автомобильгә зыян китерә икән, аның хуҗасына полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар, вакыйга булган урынны тикшереп, беркетмә төзи. Шуннан соң әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә һәм тиешле процессуаль карар чыгарыла.

Мондый очракларда түбәсе кар, боз сөңгеләреннән чистартылмаган торак йорт яисә административ бинаның милекчесе җаваплы. Әлбәттә, машина йөртүчеләргә үз автомо­бильләренең сакланышына игътибарлырак булырга һәм машинаны парковкага куйганда һава шартларын исәпкә алырга киңәш ителә. Буранлы яисә җепшек һава торышы карның түбәдән төшүен тизләтә.

Шулай ук, түбә кыекларында боз сөңгеләре бармы-юкмы икәнлегенә игътибар итәргә кирәк. Куркыныч янавын сизсәгез, машинагызны икенче урынга күчерегез. Гомумән, торак йортларда “Сак булыгыз, кар төшүе ихтимал!” дигән язу булырга тиеш.
Читайте нас