Бәйрәм табынына менә шушы бик тәмле тортны әзерләп карагыз әле. Аны барысы да яратачак!
Моның өчен ике йомырка, бер стакан шикәр комы, ярты стакан сөт, стакан ярым он, калак очында гына ванилин, бер аш кашыгы какао, бер чәй калагы аш серкәсе белән сүндерелгән сода, ике банан, киви, бераз җиләк кайнатмасы, каймак, шикәр пудрасы кирәк булачак.
Тирән савытка йомырка сытып, шикәр комы кушабыз да булса миксер, ул булмаса, агач кашык белән яхшылап туглыйбыз. Шуңа какао, он һәм ванилин кушып, тагын туглыйбыз. Соңыннан сода өстәп, янә туглап алабыз. Кабарып торган сыек камырны майланган тирән табага салып, 40-45 минутка мичкә куябыз.
Камыр пешкән арада крем ясыйбыз: каймакка шикәр пудрасы кушып бутыйбыз. Крем куе булсын өчен каймакны бераз суыткычта тотарга кирәк. Бисквит пешкәч, аны урталай бүләбез. Бер кисәген пергамент кәгазе җәелгән савытка салып, кайнатма яки шикәр сиробы ягабыз. Бераздан шуңа крем ягып, банан кисәкләре тезеп чыгабыз.
Бисквитның икенче кисәген кремлы коржның өстенә куябыз һәм аңа да крем ягабыз. Калган банан һәм киви кисәкләреннән төрле бизәкләр ясап, торт өстен бизәп куярга була. Мондый торт озак сакланмый, шуңа да бу тәмлекәйне бәйрәм көнендә үк ашап бетерергә кирәк.
Табыныгыз мул, кәефләрегез яхшы булсын, дуслар!