Әзерләү тәртибе:
1. Пешкән йомыркаларны кыргыч аша чыгарып, тирән салат савыты төбенә салыгыз. Өстенә майонез яисә шикәрсез йогырт сөртегез.
2. Икенче кат итеп, вак шакмакларга туралган ысланган тавык итен салына, өстенә юка гына итеп майонез ягыла.
3. Өченче катка озынчалап яисә шакмаклап туралган кыяр һәм янә майонез.
4. Дүртенче кат - кореячә кишер һәм янә майонез.
5. Иң өскә вак кыргычтан үткәрелгән каты сыр сибегез. Аны матур итеп яшел тәмләткеч үләннәр белән бизәгез.