Алсу һәм Азат Фазлыевлар Башкортстан районнарында да, башкалада да көтеп алынган кунак булып китте - аларның концертлары гөрләп уза. Өйгә кайтып кергәннәре дә юк кебек. Күрәсең, өйләренә дә кайта, тәмле ашлар белән сыйланырга да өлгерә икән алар. Мичтә шашлык пешереп күрсәтсен әле Алсу!
Моның өчен: 1 уртача тавык түшкәсе, 1-2 кашык майонез, 1 кашык кетчуп, 1 кап соя соусы, тавык ите өчен тәмләткеч, татлы борыч кирәк, дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. .
Итне ваклап тураганнан соң, соус ясап, 1 сәгать чамасы шунда тотабыз. Аннары борыч белән шпажкаларга тезеп, мичтә пешереп алабыз.
"Кызлар, тик утырмагыз, бүген пешереп карагыз.
Бик гади рецепт, бик тәмле була!
Духовкада 15-20 минут кына тотасы. Озакка китсә, корырак була.
Шашлыкларыгыз тәмле булсын!" - дигән ул.
Тәмле булыр ул, шулай бит, кызлар? Пешереп карасагыз, фотолар юллагыз безгә!