+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
5 ноябрь 2019, 12:45

Карлыган һәм крыжовник мул уңыш бирсен, дисәң...

Әйдәүче агроном бу эшләрне ноябрьдә башкарырга киңәш итә.

Әйдәүче агроном бу эшләрне ноябрьдә башкарырга киңәш итә.

Карлыганның кызылы, агы, карасы һәм крыжовник мул уңыш бирсен дисәк, язны көтәргә кирәкми. Ноябрь урталарына кадәр куакларга ашлама кертергә кирәк. Көзен күрелгән чаралар җимеш агачларының уңышына зур йогынты ясый, — ди Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы Кырмыскалы районара бүлегенең әйдәүче агрономы Айсылу Камалетдинова. — Кайбер бакчачылар куакларны бары тик язын гына эшкәртә. Бу алым чынлап та көзге уңышка нигез булып тора. Ә көзге тәрбия куакларга җәй буе сарыф ителгән көчне тупларга, кышны имин үткәрергә ярдәм итә. Шунсыз яңа уңышның муллыгына өмет итеп тә булмый.Нинди ашламалар кертергә?
Азотлы ашламалар;
Тирес;
Фосфор белән өстәмә тукландыру;
Калий ашламасы.

Ашламаларны сентябрь уртасыннан ноябрь башына кадәр кертергә була. Нинди генә карлыган булмасын, ул фосфор белән ашламаны ярата. Баштагы өч елында бу куаклар ашламага мохтаҗ түгел. Ә менә аннан соң, аларны тукландырып тору бик мөһим.
Шулай ук карлыган белән крыжовник тиресне бик ярата. Аны ике этапта өстәргә кирәк. Беренчесе - октябрь башларында, икенчесе - ноябрь урталарына кадәр. Бер куакка ким дигәндә 5 килограмм тирес кирәк булачак. Тирескә 50 грамм суперфосфат һәм 15 грамм калий өстәгез. Шулай да, артык булмас дип, кертелгән тиреснең күләмен 15-20 килограммдан арттырып җибәрмәгез. Куакның тамырына ашлама сибәргә ярамый. Тагы да бер мөһим шарт: ашлама керткәннән соң, куакларга су сибәргә кирәк. Бу чаралар сезгә мул уңыш алырга ярдәм итәр.
Читайте нас