“Роспотребнадзор” Русия халкына икмәкне сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә, аны ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләр биргән. Тәкъдимнәр ведомствоның сайтына урнаштырылган.
Белгечләр әйтүенчә, икмәкнең урындагы фабрикалар, оешмалар җитештергәнен сатып алырга кирәк. Икмәкне стационар сәүдә предприятиеләреннән генә алырга тырышыгыз, анда аны саклау өчен шартлар тудырылган.
"Икмәкнең формасы дөрес, изелмәгән, ярылмаган булсын. Аның йомшагы чи, дымлы, төерчекле булырга тиеш түгел", — дип яза “Роспотребнадзор” белгечләре. Этикеткада икмәкнең әзерләү датасы һәм сату вакыты күрсәтелергә тиеш. Ак икмәк пешерелгән вакыттан 24 сәгатькә кадәр генә файдалы сыйфатларын саклый, ә арыш һәм арыш-бодай икмәге - 36 сәгать дәвамында. 200 граммнан кимрәк булган икмәк-күмәч эшләнмәләре 16 сәгатькә кадәр саклана.
Вак сәүдә нокталарыннан икмәк-күмәч эшләнмәләрен сатып алганда, “Роспотребнадзор” яраклылык вакытына, саклау шартларына, шулай ук, температура режимын үтәүгә һәм дымлылык дәрәҗәсенә, шул исәптән сату урыннарына да игътибар итәргә киңәш итә.
Икмәкне полиэтилен пакетта сакламагыз. Анда бик тиз вакыт эчендә сәламәтлек өчен куркыныч бактерияләр үрчи башлый. Иң яхшысы — махсус икмәк савытында яисә тукыма капчыкта. Күгәрекле икмәк ашарга ярамый — бу аның актив бозыла башлавын аңлата, дип билгели ведомство.