+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
8 ноябрь 2019, 03:46

Күзләр — күңел көзгесе

Компьютер каршында озак утыручылар күзләре турында аеруча кайгыртырга тиеш. Көн дәвамында күзләрдәге киеренкелекне һәм аруны бетерүче күнегүләр ясау мөһим.

Компьютер каршында озак утыручылар күзләре турында аеруча кайгыртырга тиеш. Көн дәвамында күзләрдәге киеренкелекне һәм аруны бетерүче күнегүләр ясау мөһим.


* Күзләрегезне еш-еш ачып йомыгыз.

* Башта — алга, аннары бераз вакыт түшәмгә карагыз.

* Беразга тоткарлангач, күз карашыгызны идәнгә күчерегез һәм тагын бераз карап торыгыз. Башыгызны хәрәкәтләндермәгез.

* Башыгызны бормыйча, башта — сулга, аннары уңга карагыз.

* Сәгать йөреше уңаена һәм каршы якка таба күзлә­регезне әйләндерегез.

* Алга карагыз. Күз карашыгыз белән аркылыга “сигезле” рәсемен ясагыз. Күнегүне — әле бер, әле икенче якка берничә тапкыр кабатлагыз.

* Каләм тотып, кулыгызны күз биеклегендә алга сузыгыз һәм каләмгә карагыз. Кулыгызны акрын гына башта — уңга, аннары сулга күчерегез, шул вакытта каләмнән карашыгызны алмагыз.

* Тәрәзә янына килеп, еракка карагыз, ә аннары карашыгызны борын очына күчерегез. Күнегүне берничә тапкыр кабатлагыз.

* Күзләрегезне берничә тапкыр бик нык кысыгыз һәм барлык киеренкелекне бетерегез дә 20-30 секунд күзләрегезне йомып утырыгыз.
Читайте нас