Иң җылы кышкы куртка йөз процент мамыктан тора. Этикеткада ул “down” дип билгеләнә. Еш кына йонны канат белән кушалар. Соңгысы – “feather”. Аларның кушылмасы күрсәтелә. Мәсәлән, 80/20. Йон никадәр күбрәк, өс киеме шулкадәр сыйфатлырак, димәк.
Этикеткаларда мондый язулар да булырга мөмкин: “polyester” – синтепон, “wool” – йон, “cotton” – мамык җепселләре. Бу курткаларны көз яисә яз өчен генә алыгыз. Кыш өчен алар юка булыр.
Хәзер сатуга кыйммәт булмаган, шулай да бик җылы синтетик мамыктан тегелгән курткалар чыкты. Җылылык буенча ул чын мамык тутырылганнарыннан һич калышмый. Гадәттә, җитештерүче этикетка янына нинди мамык тутырылганны күрсәтүче кечкенә янчык элә. Тыгызлык коэффициенты “F.P.” хәрефләре белән билгеләнә. Әгәр ул 550дән ким түгел икән, курткагыз формасын озак саклаячак.
Мамык тутырылган бүлемнәр озынлыгына һәм киңлегенә игътибар итегез. Ул 20 сантиметрдан артмаска тиеш. Югыйсә, мамык бер урынга гына өеләчәк. Мамыклар йогып интектермәсен өчен ул махсус эшкәртелгән ике кат тукыма астында булырга тиеш.