+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
8 ноябрь 2019, 03:44

ОРВИ йоктырсаң...

Күп итеп су эчегез — газсыз су, җимеш сутлары, тавык шулпасы, лимон, бал кушылган су, компот. Вируслар, гадәттә, тамак төбенә, тын юлларына “утыра”.

1. Күп итеп су эчегез — газсыз су, җимеш сутлары, тавык шулпасы, лимон, бал кушылган су, компот. Вируслар, гадәттә, тамак төбенә, тын юлларына “утыра”. Лайлалы тышчаны дымлы тоту вирусларны тоткарлый.

2. Авырган вакытта борын куышлыгын даими рәвештә тозлы су белән чайкатыгыз.

3. Өйне җилләтеп, дымландырып торыгыз. Коры һава вирусларны үрчетә.

4. Авыртуны басу да чирне җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә. Әйтик, тамак авыртканда содалы су белән чайкатырга, спрейлар сиптерергә кирәк. Борын тыгылган очракта “Золотая звездочка” бальзамы сөртегез, тамырларны киңәйтүче тамчылар тамызыгыз.

5. Ял итегез. Авыруны тиз һәм җиңел үткәрим, дисәң, аягөсте йөрергә кирәкми. Организм барлык көчен авыру белән көрәшүгә юнәлтергә тиеш.

Шунысы мөһим: вируска каршы препаратлар, антибиотиклар белән мавыкмагыз. Аларны табиб белән киңәшләшеп, билгеләнгән очракта гына кулланырга кирәк.
Читайте нас