-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 ноябрь 2019, 09:02

Бәрәңге кабыгы ярылмасын, дисәгез...

Әгәр дә термоста ят ис барлыкка килгән икән, зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып, берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк. Со­ңыннан кайнар су белән чайкатырга онытмагыз.

* Әгәр дә термоста ят ис барлыкка килгән икән, зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып, берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк. Со­ңыннан кайнар су белән чайкатырга онытмагыз.

* Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май бе­лән сылап куйсагыз, ул сый­­фатын югалтмаячак.

* Ачылган томат пастасын, аның капкачына аз гына коры горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була.

* Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) башта — кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” мөмкин.

* Дым тартканнан өстәл тартмалары бик авырлык белән шуып йөри башлый. Аларның ян якларын шәм белән ышкып җибәрсәгез, бу күңелсезлектән котылырсыз.

* Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.
Читайте нас: