+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
26 ноябрь 2019, 17:55

Мандаринны сәгать 5тән соң ашамагыз!

Аның сәламәтлеккә зыяны бар.

Мандарин иммунитетны арттыра, кәефне яхшырта һәм токсиннарны чыгара. Табиб-диетологлар аны иртәнге якта ашарга киңәш итә. Әмма ач карынга түгел һәм кичке сәгать 5тән дә соңга калмыйча. Ә иң мөһиме, аны көненә дүрт данәдән дә артык ашамагыз. Чөнки мандарин озак эшкәртелә һәм шуңа да ашказаны-эчәк тракты авыруларының кискенләшүенә, шулай ук эч кабаруга китерергә мөмкин.
Диетолог Тамара Прунцева сүзләренә караганда, мандариннарның йомшагы гына түгел, кабыгы һәм ак җепселләре дә файдалы. Аларда антиоксидантлар, шулай ук, ялкынсынуга каршы көрәшүче матдәләр бар.

Табиб-диетолог Елена Тихомирова мандариннарның файдасын да билгеләп үтә: алар аз калорияле, шул ук вакытта витаминнарга, бигрәк тә С витаминына бай.
Фото:ТАСС
Читайте нас