+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
28 ноябрь 2019, 15:50

Кулыңда кашык булсын...

Хәзер олысы да, кечесе дә көне-төне Интернетта утыра. Мондый чакта кулыгызга кашык алырга онытмагыз. Бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла.

Хәзер олысы да, кечесе дә көне-төне Интернетта утыра. Мондый чакта кулыгызга кашык алырга онытмагыз. Бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла.
Компьютер дигән тартманың кешене үз эченә “йота” торган гадәте бар. Интернет челтәренә бер кереп киттеңме, бөтен дөньяңны онытасың. Өелеп эш көтеп торганын да, газ плитәсендә аш кайнаганын да.
Әнә шулай “онытылып” китмәс өчен компьютер каршына барып утырганда, кулыгызга кашык алыгыз. Ул сезгә плитәдә пешеп утырган ризык турында “искәртеп” торыр.
Фото:videoblocks.com
Читайте нас