Бу ысулны бик борынгы дияргә ашыкмагыз. Кулланып карагыз, файдасы бар.
Йон әйбернең, бигрәк тә мамык әйбернең, югач, кыяфате үзгәрә. Аларны үтүкләргә дә ярамый. Ә нишләргә? Юган киемне өстәлгә җәйгән калын йомшак сөлге өстенә салыгыз да шундый ук сөлге белән каплагыз. Шуннан соң сөлгеләрне уклауга урап, уклауны тәгәрәтегез. Уклау шул рәвешле йон әйберне бик шәп үтүкләячәк. Мондый "үтүк"тән соң әйберне өстәл өстенә җәйгән килеш киптереп бетерәсе генә кала.