Электр чәйнеге суны тизрәк кайната, шул ук вакытта сәгатенә 2 кВт чамасы электр энергиясе куллана. Көненә ничә тапкыр кабызудан чыгып, күпме энергия тотылуын исәпләп чыгарырга мөмкин.
Тутыкмас корычтан яки эмаль йөгертелгән металлдан эшләнгән гадәти чәйнекләр күпчелек очракта сыйфатлы электр чәйнегенә караганда арзанрак тора.Күп нәрсә чәйнекне нинди шартларда куллануга бәйле. Биредә барысы да – плитәнең нинди булуы, фатирда яшәүчеләр саны, аларның кайнар эчемлекләрнең ярату-яратмавына бәйле. Кухнясына газ плитәсе урнаштырылган, шул ук вакытта чәйгә мөкиббән киткән ишле гаиләләргә гадәти чәйнектән дә яхшысы юк. Ә инде өендә электр плитәсе булганнарга, бигрәк тә ялгызларга, электр чәйнеге алу кулайрак.