+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
11 декабрь 2019, 10:50

Фикусыма күз тидерделәр!..

Иртәнгә шыр ялангач калды...

Иртәнгә шыр ялангач калды...

“Кеше ашанмаслык хәл: “Фикус” гөлем төн эчендә яфракларын койды. Күршемнең генә күзе тиде. Бер көнне: “Бигрәк матур гөл, агач кебек үсеп утыра! Миңа да үсентесен бирерсең әле”, — дип әйтеп чыгып киткән иде. Менә күр инде, иртәнгә яфракларын коеп, шыр ялангач калды...”, — дип зарлана бер танышым.
Сүз фикусның “Бенджамин» дигән төре турында бара. Ул, чыннан да, агач кебек биек булып, тармакланып үсә. Тәрбия һәм үсү шартлары килешсә, биеклеге 2 метрга кадәр җитә.

Бенджамин фикусын яфрак коюга китерүче ике төрле сәбәбе бар.
Беренчесе, дым җитми һәм җылыткыч торбаларга якын урнашкан. Икенчесе, каяндыр үтәли җил исә, ул урнашкан урында һава температурасы түбән.

Яфраклары саргая икән, димәк, суны күп сибәсез. Фикуска җәй айларында - көн саен, ә кышын атнага бер генә су сибәргә кирәк.
Фото: ачык чыганаклардан
Читайте нас