Яңа ел киченә Ел хуҗасы яраткан ризыкларны әзерләсәгез, елыгыз, һичшиксез, уңышлы булыр.
Яңа ел башлану һәркайсыбыз өчен яңа тормышка аяк басу ул. Безне бәхет, иминлек, мәхәббәт һәм сәламәтлек көтүенә ышанабыз. Беренче чиратта, Көнчыгыш календаре буенча ел символы — ак металл Күсе. Бәйрәм өстәлен әзерләгәндә дә Ел хуҗасы яраткан ризыкларны сайларга кирәк.
Бәйрәм өстәле өчен ярмалардан әзерләнгән ризык бик гадәти вариант түгел, әлбәттә. Әмма Күсе нәкъ менә аларны хуплаячак. Шуңа да Яңа ел табынына чын үзбәк пылавы әзерләсәгез, отарсыз гына. Ә ит ашамаучылар күңеленә яшелчә һәм фасоль белән әзерләнгән дөге яисә пылау хуш килер. Ризык никадәр җиңелрәк булса, шулкадәр яхшырак.
Ел хуҗасы кузаклы культуралардан да баш тартмас. Шуңа күрә өстәлдә барысы да яраткан “Оливье”, фасоль яисә борчак кушып әзерләнгән салатлар булуы бик мөһим. Быел Яңа ел табынына нут белән ясалган салат аеруча килешәчәк.
Бу салатны әзерләү өчен алдан яхшылап пешерелгән бер стакан нут, 200 грамм черри помидоры, ике яшел кыяр, салат яфраклары, өч тырнак сарымсак, кара борыч, кориандр, тоз һәм зәйтүн мае кирәк булачак.
Яшелчәләрне озынчалап турарга, салат яфракларын кул белән өзгәләргә. Аларны бергәләп кушып, пешкән нутны өстәгез. Салатка соус әзерләү өчен сарымсакны изәбез һәм май, тәмләткечләр белән кушабыз. Соусны салатка табынга чыгарыр алдыннан гына сибәбез.