+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
20 декабрь 2019, 07:45

Пенсия фондын алыштырырга уйласагыз

?— Пенсиямнең тупланма өлеше дәүләтнеке булмаган пенсия фондында саклана. Фондны алыштырырга теләгән идем. Күпфункцияле үзәккә гариза тапшырырга баргач, кабул итмәделәр. Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды да гаризаны кабул итми. Мин хәзер пенсиямнең тупланма өлешен башка фондка күчерә алмыйммыни?Глүсә ӘҺЛИУЛЛИНА.

Пенсия фондын
алыштырырга уйласагыз
?— Пенсиямнең тупланма өлеше дәүләтнеке булмаган пенсия фондында саклана. Фондны алыштырырга теләгән идем. Күпфункцияле үзәккә гариза тапшырырга баргач, кабул итмәделәр. Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды да гаризаны кабул итми. Мин хәзер пенсиямнең тупланма өлешен башка фондка күчерә алмыйммыни?
Глүсә ӘҺЛИУЛЛИНА.

— Беренчедән, пенсия белгечләре тупланма өлеш саклана торган Пенсия фондын биш елдан да ешрак алыштырырга киңәш итми. Бу очракта инвестиция керемен югалту ихтималы зур.
Икенчедән, фондны алыштырырга теләүчеләр 1 декабрьгә кадәр генә гариза тапшыра алды.
Өченчедән, дәүләтнеке булмаган пенсия фондында да, күпфункцияле үзәкләрдә дә мондый гаризалар, чынлап та, хәзер кабул ителми.
Пенсиясенең тупланма өлешен бер фондтан икенчесенә күчерергә теләүче кеше моны Пенсия фондының клиент хезмәте, яки дәүләт хезмәтләре порталы аша эшли ала.
Читайте нас