+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
20 Декабря 2019, 07:50

Вакытыннан алда чыгарга иде...

?— 2020 елның февралендә миңа 55 яшь тула. Эш стажым 37 ел булачак һәм минем вакытыннан алда пенсия рәсмиләштерәсем килә. Ләкин Пенсия фонды сайтында, бала карау чоры вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен стажга кертелми, дип укыдым. Минем 1983 һәм 1988 елгы ике балам бар. Аларны караган 1,5әр ел стажга кертелмимени?Альмира ХӘСӘНОВА.

?— 2020 елның февралендә миңа 55 яшь тула. Эш стажым 37 ел булачак һәм минем вакытыннан алда пенсия рәсмиләштерәсем килә. Ләкин Пенсия фонды сайтында, бала карау чоры вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен стажга кертелми, дип укыдым. Минем 1983 һәм 1988 елгы ике балам бар. Аларны караган 1,5әр ел стажга кертелмимени?
Альмира ХӘСӘНОВА.

— Кызганычка каршы, бала карау өчен алынган отпуск чоры вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стажга кертелми. 37 ел стажы булган хатын-кызларга страховка пенсиясен тәгаенләү өчен:
Русия территориясендә страховка взнослары исәпләнгән һәм түләнгән хезмәт эшчәнлеге;
Вакытлыча эшкә сәләтсезлек чорында мәҗбүри медицина страховкалавы буенча пособие алган чор гына кертелә.
Читайте нас