Яңа елга нибары сигез көн калды. Уңган хуҗабикәләр өчен бәйрәм табынына янә бер тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез.
Салат өчен 150 грамм какланган тавык ите, 200 грамм шампиньон, 100 грамм кореяча кишер, 150 грамм яшел кыяр, 80 грамм караҗимеш, майонез, тоз, борыч, петрушка, укроп кирәк.
Тавык итен тозлы суда пешерәбез, суынгач, вак итеп турыйбыз. Бу — салатның беренче катламы.
Икенче катлам итеп вак кына туралган караҗимеш салына. Өченче катламга салачак шампиньоннарны үсемлек маенда кыздырып алабыз. Кыярны вак шакмакларга турыйбыз. Кореяча кишерне үзең эшләсәң дә, сатып алсаң да була. Һәр катлам өстенә юка гына майонез ягабыз.
Әлеге салатны тирән түгәрәк савытка катламлап салыгыз һәм суыткычка куегыз. Ярты сәгатьтән соң, савытны әйләндереп, киң тәлинкәгә салатны каплап салыгыз.
Тагын да матур булсын, дисәгез, салатны укроп, петрушка белән бизәргә кирәк булачак.