+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
10 гыйнвар 2020, 10:05

Уенчыкларыңны алып куй!

Һәр әти-әни баласын чисталыкка-пөхтәлеккә, тәртипкә өйрәтеп үстерергә телидер.

Һәр әти-әни баласын чисталыкка-пөхтәлеккә, тәртипкә өйрәтеп үстерергә телидер.

Беренче чиратта, пөхтәлек мәсьәләсендә әти-әни үзе үрнәк булырга тиеш. Чөнки әгәр баланың әтисе оекбашларын теләсә кайда ташлап калдырса, әнисенең кием-салымы төрле урындыклар артында асылынып торса, бала пөхтә булыр дип көтү бик авыр.

"Уенчыкларыңны алып куй!" дип әйтү генә дә җитми. Бала аларны кая алып куярга кирәклеген белергә тиеш, югыйсә, ул аларны бер урыннан икенче урынга гына ташыячак. Уенчыкларын алып кую өчен балага тартмалар, яки каплар булса да бирергә ярый.

Ватылган, бала уйнамаган уенчыкларны күз уңыннан бөтенләй алып куярга кирәк. Онытмагыз: гаилә - ул җылы гына түгел, уңайлы да, пөхтә дә, чиста да учак!

Фото: pixabay
Читайте нас